Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада адвокат, нотариус һәм санитар табиб кабул итә

Кабул итү вакытында шәхси саклау чаралары булу мәҗбүри.

Дүшәмбе, 16 ноябрьдә, 15-17 сәгатьтә алдан язылу буенча адвокат, ә сишәмбе көнне, 17 ноябрьдә, 16.00 сәгатьтә Түбән Кама нотариаль округы нотариусы кабул итәчәк. Чәршәмбе, 18 ноябрьдә, 15.00 сәгатьтә халык сорауларына суд приставлары хезмәтенең җирле бүлеге җитәкчеләре Линар Нуруллин һәм Руфат Ярмөхәммәтов кабул итәчәк. Пәнҗешәмбе көнне, 19 ноябрьдә, шул ук вакытта Социаль иминият фондының 11нче филиалы җитәкчесе Наталья Тарасова белән очрашу узачак. Түбән Кама районының баш санитар табибы, Роспотребнадзорның Татарстан буенча бүлеге башлыгы Рөстәм Изиятуллин гражданнарны 19 ноябрьдә 17.00 сәгатьтә кабул итәчәк. Кабул итү 102нче кабинетта шәхси саклау чараларын кулланып үткәреләчәк.

Кабул итүгә 8 (8555)36-05-62 һәм 8-917-399-19-74 телефоннары буенча язылырга мөмкин.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев