Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Кама тегү фабрикасы медицина битлекләре җитештерә

Түбән Кама тегү фабрикасы медицина битлекләре тегүгә кереште. Биредә көненә 2,5 мең данә битлек тегелә. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Маскаларның күпчелек өлеше коронавирус таралуны булдырмауда алгы сафта торучы кешеләр - Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия хезмәткәрләре, волонтерларга тапшырыла.

Элек махсус кием һәм мәктәп формасы тегү белән шөгыльләнгән фабрика битлекләр тегү эшен тагын да тизләтергә уйлый.

Хәзерге көндә битлек тегүгә 14 хезмәткәр җәлеп ителгән, алар иртәдән кичкә кадәр эшлиләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев