Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Тату гаиләдәй эшләдек, яшәдек»

«Берегиня» клубы житәкчесе, хезмәт ветераны Земфира Рәхимова эшен туктатып, ялга китте.

Унбер ел дәвамында 60 тан артык пенсионерны (аларның 20 дән артыгы сугыш чоры баласы) үз янына туплап, 200 дән артык төрле эчтәлекле, кызыклы, сәламәтлеккә файдалы чаралар оештырып һәм аларның һәммәсе өчен бары тик рәхмәтләр генә ишетеп, бердәм гаилә кебек вакытларын файдалы үткәргән «Берегиня» клубы житәкчесе, хезмәт ветераны Земфира Рәхимова эшен туктатып, ялга китте. Шул уңайдан, түбәндә аның язмасын урнаштырабыз. 

«Күпләр өчен бу көтелмәгәндә булгандыр, китүемне бердә теләмәделәр дә, хупламадылар да, чөнки бу елларны бик тату һәм матур үткәрдек. Оештырылган чараларга клуб әгъзалары теләп йөрде һәм актив катнашты. Эшемне яратып башкардым, һәрбер чараны җентекләп әзерләп, үзем дә аларда актив катнашырга тырыштым. Шуңа күрә эшләрем дә бик уңышлы барды. Ул эшләр ветераннар советы, мәдәният идарәсе, Кызыл Чишмә мәдәният йорты, жирле газета редакторлары, элекке шәһәр башлыгы Айдар Метшин, шәһәр башкарма комитеты, мәктәп директорлары, өченче буын университеты дирекциясе, «Шәфкатьлелек» сәламәтлек үзәге житәкчелеге, «Русское общество» оешмасы һәм башкалар тарафыннан мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бәяләнде. 

Күркәм гадәткә әйләнгән «Көзге уңыш» күргәзмәсен 11 ел рәттән оештырып, матур итеп үткәрдек. «Берегиня» клубы оешканнан бирле «Сәламәтлек» төркеме эшләп килде. Анда 20 дән артык төрле яшьтәге пенсионер йөрде. Мәктәп укучылары белән очрашып, үзебезнең тәҗрибәбездән чыгып, "сыйныф сәгатьләре«ндә аларга патриотик, әхлакый, рухи үрнәк бирердәй тәрбия дәресләре үткәрдек.

Шәһәрне чистарту өчен оештырылган өмәләрдән дә читтә калмадык, кул эшләре, картиналар күргәзмәләре, «Чәй көне» бәйрәме, тематик һәм әдәби-музыкаль кичәләр һәркемнең күңеленә хуш килде. Без оештырган чаралар санап бетергесез, мин аларның иң мөһимнәрен генә яздым әле.

Ни әйтсәң дә, һәрнәрсәнең үз вакыты була. Мин бер эшемне дә начар эшләргә өйрәнмәгәнмен, яхшы эшләргә күтәренке күңел һәм активлык кимеп бара. Олыгая-олыгая борчылулар да күптер инде?! Шуңа күрә, эшемне башкача алып бара алмыйм. «Берегиня» пенсионерлар клубын алга таба җитәкләүне Кызыл Чишмә бистәсе «Мирас» китапханәсе мөдире Илсөяр Җәббаровага тапшырдык«.

Земфира Рәхимова, «Берегиня» клубы житәкчесе, хезмәт ветераны
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев