Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанлыларга республикада язның кайчан башланачагы турында сөйләделәр

Атна ахырына республикада һава торышының җылынуы көтелә.

Әлегә Татарстанда февраль өчен аномаль салкын һава торышы урнашты. Төнлә термометр баганалары −27 градуска кадәр күрсәтә. Әмма атна ахырына республикада һава торышының җылынуы көтелә.

Татарстанда язны кайчанрак көтәргә? Әлеге сорауга КФУ метеорологы Юрий Переведенцев җавап бирде.

«Климат нормасы буенча Казанда яз 30 марттан 3 апрельгә кадәр башланачак», — дип билгеләп үтте эксперт.

Моннан тыш, Переведенцев кар явудан курыкмаска кирәклеген ассызыклады. Иң куркынычы — бозлы яңгыр. Алар шәһәрне тоташ шугалакка әйләндерә, диде синоптик.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев