Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанда атна ахырында аномаль җылы һава торышы урнашачак

Уртача тәүлеклек температура нормадан 8-10 градуска артып китәчәк.

Якын көннәрдә Татарстанда декабрь ае өчен аномаль җылы һава торышы урнашачак, уртача тәүлеклек һава температурасы климатик нормалардан 8-10 градуска артып китәчәк. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә сөйләделәр.

23 декабрь, җомга көнне, көндезге температура −1..+2 градус, 24 декабрьдә +3кә кадәр күтәреләчәк. 25 декабрь көндез +1дән алып −4кә кадәр булачак.

Бу көннәрдә юеш кар, яңгыр явуы көтелә, буран чыгуы ихтимал. Юлларда кар боткасы, бозлавык. 

Киләсе атна башында температура фоны төшә башлый: дүшәмбе көндез −2..-7, сишәмбе −5тән −10га кадәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев