Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанда атна ахырына кадәр салкын булачак

Бераз кар яварга мөмкин.

Татарстанда салкын һава торышы ял көннәренә кадәр саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Иртәгә, 30 ноябрьдә, явым-төшем көтелми. Көндез бераз кар яварга мөмкин. Төнлә −13..-18 градус салкын, көндез −7..-12 градус. 

1 декабрьдә көндез явым-төшем ихтималы аз. Төнлә −12..-17 градуска кадәр, ә көндез −7..-12 градуска кадәр салкын, дип искәртә синоптиклар.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, 2 декабрь, җомга көнне, явым-төшем аз була. 3 декабрьдә, шимбә көнне аерым районнарда кар яву күзәтелә. Төнлә термометр баганалары −11, −16, аязган вакытта −19 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 7-12 градус тирәсендә салкын була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев