Татарстанда 24 июльдә кырлыган фестивале узачак
Кырлыган - иван чәе, яки хан үләне.
Татарстанда җәй көне янә иван чәе (кырлыган, хан үләне) фестивале узачак. Ул 24 июльдә Яңа Анзирка авылында дүртенче тапкыр үткәреләчәк.
Бу хакта «Татар-информ» республика агентлыгы хәбәр итә.
Оештыручылар 450 мең сум күләмендә грант отуга ирешкән. Бу акчаларга чәй буенча мастер-класслар өчен җиһазлар, мастер-класслар һәм халык һөнәрчелеге ярминкәләре өчен өстәлләр һәм эскәмияләр сатып алуга җибәрү планлаштырыла.
Беренче иван-чәй фестивале 2019 елда узды. Узган ел бәйрәмдә 500гә якын кеше булды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев