Татарстанда 2023 елга яшәү минимумын расладылар
Тиешле карарны ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалады
Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә төбәктә яшәү минимумының яңа күләмен расладылар. Тиешле карарны ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Шулай итеп, 2023 елда яшәү минимумы дәрәҗәсе:
- 12 219 сум — җан башына исәпләгәндә;
- 13 319 сум — эшкә яраклы халык өчен;
- 10 508 сум — пенсионерлар өчен;
- 11 852 сум — балалар өчен.
Шул ук вакытта Россия буенча яшәү минимумы 14 375 сум тәшкил итәчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев