Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстан төбәк юлларында зур йөк автомобильләре хәрәкәте чикләнәчәк

1 нче апрельдән 30 нчы апрельгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә йөк машиналары хәрәкәтенә чикләү кертеләчәк. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Чикләү яз көне юл катламы нигезенең артык дымлануы белән бәйле, бу юлларның ныклыгы кимүгә йогынты ясый.

Зур йөк машиналары хәрәкәте 344 юлда чикләнәчәк, шул исәптән Чистай — Түбән Кама, М-7 "Идел" - Татарстан - Ташкичү -"Яр Чаллы - Сарман", "Яр Чаллы — Түбән Кама" — Иштирәк һәм башкалар. Юлларның тулы исемлеге министрлыкның рәсми сайтында күрсәтелгән.

Шул ук вакытта язгы чорда хәрәкәтне чикләү кайбер транспорт чараларына кагылмый. Аерым алганда, пассажир автобуслары, азык-төлек продуктларын, хайваннарны, дару препаратларын, орлык фондын, ашламаларны ташу шуларга керә.

Шулай ук әлеге чикләүләр гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәкле йөк ташуга, чүп ташуга йөк күтәрүчәнлеге 16 тоннага кадәр булган транспорт чараларына кагылмый.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев