Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Татар авылларындагы балалар өчен быел беренче тапкыр авыл лагере үткәрелә

Татар авылларындагы балалар өчен быел беренче тапкыр авыл лагере үткәрелә Фото: Султан Исхаков Анда Татарстан, Башкортстан һәм Оренбург өлкәсенең 14 районыннан 70 бала килүе көтелә, ди эшмәкәр Фәнир Галимов. (Казан, 9 февраль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Быел Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында беренче тапкыр авыл лагере узачак. Анда Татарстан, Башкортстан, Оренбургның...

Татар авылларындагы балалар өчен быел беренче тапкыр авыл лагере үткәрелә

Фото: Султан Исхаков

Татар авылларындагы балалар өчен быел беренче тапкыр авыл лагере үткәрелә Анда Татарстан, Башкортстан һәм Оренбург өлкәсенең 14 районыннан 70 бала килүе көтелә, ди эшмәкәр Фәнир Галимов.


(Казан, 9 февраль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Быел Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында беренче тапкыр авыл лагере узачак. Анда Татарстан, Башкортстан, Оренбургның Ык елгасы буенда урнашкан 14 районыннан балалар җыелачак. Бу хакта "Татар-информ"га "Россиянең татар авыллары ассоциациясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов хәбәр итте.

"Дуслыктан та матуррак күренеш юк дөньяда. Ызандаш республика һәм төбәкләрдә өлкәннәр белән дуслык күпере булдыру әйбәт, әмма ул 100 процент нәтиҗә бирми. Балалар, яшьләрне дә җәлеп итү кирәк. Шул җәһәттән мин Ык буе авыллары балаларын махсус лагерьга җыю турында проект тәкъдим иттем. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиевка да әйттем, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында да булдым. Миңа калса, әлеге тәкъдимне матур гына кабул итеп алдылар", - диде Фәнир Галимов.

Туймазы районы Төмәнәк авылының патриоты, эшмәкәр Фәнир Галимов Ык буе районнарындагы балаларны туплап, слет сыман бер җыен үткәрергә кирәк, ди.

"Авыл тормышына якынайта торган лагерь шикеллерәк итеп уздырырга кирәк дип уйлыйм аны. Чөнки галимнәр генә әзерләү түгел, тормыш итәргә, ашарга-эчәргә, яшәргә дә кирәк бит. Авылны яраткан балалар бар. Аларны ничек тә авылга тартырга кирәк. Алар шунда үзләренең эшләрен табып, гаиләләр корып, туган җирендә матур итеп яшәргә тиеш. Менә шушы башлангычларга аз гына булса да үзебезнең өлешне кертәсе килә", - диде Фәнир Галимов.

Быел тәүге тапкыр узачак җыенның урыны инде билгеле. Ул - Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылы. Анда 60-70 бала килүе көтелә.
"Аннан соң Татарстан белән Башкортстан арасында гына түгел, Татарстан белән Чувашия, Киров өлкәсе балаларын да үзара якынайтуга өлге булсын иде бу җыен. Бу эшләрне Бөтендөнья татар конгрессы да хуплар дип өметләнәм. Кабатлап әйтәм, дуслыктан да матур әйбер дөньяда юк. Акча да, катлы-катлы йортлар да дуслык итә алмый, фәкать кешенең күңеле генә дуслыкны кабул итә һәм ныклы итә ала", - диде Ык буенда урнашкан 14 чиктәш район балаларын лагерьга җыю тарафдары Фәнир Галимов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X