Ташламалы хезмәтләр, сорауларга җаваплар...
Бу уңайдан, Түбән Камада төрле чаралар каралган. Белем бирү йортларында өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашулар узачак, концертлар куелачак. Елдагыча, шәһәребезнең кайбер чәчтарашханәләре бүләк әзерләгәннәр: аларда чәчне 1 һәм 2 октябрьдә ташламалы бәя белән кистерергә мөмкин.
Түбәндәге чәчтарашханәләрдә чәчне 100 сумга гына кисәчәкләр: «Фея» (Химиклар, 25); «Темма» (Химиклар, 25); «Эксклюзив» (Тын Аллея, 12); «Версаль» (Шинчылар, 44); «Версаль» (Чулман, 9); «Джейла» (Шинчылар, 43); «Престиж» (Бызов, 1); «Шик» (Бызов, 18); «Matrixх» (Мурадьян, 4); «Ксюша» (Мурадьян, 32); «Имидж» (Тынычлык, 52); «Темма» (Тынычлык, 50); «Джони» (Тынычлык, 67); «Арт-Студия Романовой» (Тынычлык, 76); «Марлен» (Сөембикә, 30); «Алькор» (Сөембикә, 60); «Романтика» (Сөембикә, 71-1); «Шкатулка красоты» (Төзүчеләр, 28); «Хыял» сәүдә үзәгендә урнашкан чәчтарашханә (Гагарин, 6); «Рафаэлла» (Гагарин, 40); «Грация» (Химиклар, 53); «Лик» (Химиклар, 96а); «Милашка» (Яшьлек, 25); «Стиль» (Студентлар, 6).
Шулай ук ташламалы бәя түләп, 1 һәм 2 октябрьдә шәһәр мунчасында юынырга мөмкин. Ташлама күләмен телефоннан 36-77-77 номерына шалтыратып белешеп була.
Ә Кама Аланы бистәсе чәчтарашханәләрендә ташламалы хезмәт 3 октябрьдә күрсәтеләчәк.
1-10 октябрьдә узачак Өлкәннәр ункөнлегендә Түбән Камада «кайнар линия»ләр эшләячәк. Сорауларыгыз булса, түбәндәге белгечләргә шалтыратып, җавап алырга була:
– социаль яклау идарәсе белгече Лилия Шәрифуллина, тел. 45-43-88, дүшәмбе-җом-а 8.00-17.00 сәгатьтә (12.00-13.00 сәг. – төшке ял);
– шәфкатьтелек үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Людмила Касаткина, тел. 36-75-49, дүшәмбе-пәнҗешәмбе 8.00-17.00 сәгатьтә, җомга 8.00-16.00 сәгатьтә (12.00-13.00 сәг. – төшке ял);
– мәшгульлек үзәгенең бүлек начальнигы Елена Сорокина, тел. 42-43-47, 42-68-00, дүшәмбе-пәнҗешәмбе 8.00-17.00 сәгатьтә, җомга 8.00-16.00 сәгатьтә (12.00-13.00 сәг. – төшке ял);
– мәдәният идарәсенең баш белгече Людмила Зотикова, тел. 41-52-91, дүшәмбе-җомга 8.00-17.00 сәгатьтә (12.00-13.00 сәг. – төшке ял);
– сәүдә һәм кулланучылар хезмәтләре бүлегенең баш белгече Ольга Юнькова, тел. 43-24-92, дүшәмбе-җомга 8.00-17.00 сәгатьтә (12.00-13.00 сәг. – төшке ял);
– Пенсия фондының әйдәп баручы белгече Фәнзилә Латыйпова, тел. 45-33-09, 074, дүшәмбе-җомга 8.00-17.00 сәгатьтә (12.00-13.00 сәг. –төшке ял);
– социаль иминият фондының әйдәп баручы белгече Альбина Садыйкова, тел. 30-52-61, дүшәмбе-җомга 8.00-17.00 сәгатьтә (12.00-13.00 сәг. – төшке ял).
28 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр 8.00-17.00 сәгатьтә медицина профилактикасы үзәге психологы Зөлфирә Гыйльфанова белән телефон аша 47-58-28 номерына шалтыратып аралаша аласыз.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев