Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Талир тәңкә» чыңнары

Халыклар дуслыгы йортында «Талир тәңкә» фольклор халык ансамбле оешуның 20 еллыгына багышланган кичә булды. Концерт программасының төзелеше, Рәзинә Гайнемөхәммәтованың алып бару осталыгы, хәзерге сәхнә осталарының «шоу» ясавыннан үзгә буларак, үзешчән артистларыбызның бернинди кыланусыз, эчкерсез һәм гади итеп, бөтен күңелләрен биреп чыгыш ясаулары күңелдә җылы тәэсир калдырды.

Конецерт программасы дүрт кисәктән торды. Һәр кисәк – үзе бер композиция. Ансамбль башкаруында Ф.Әхмәдиевнең Р.Әхмәтҗанов сүзләренә язылган «Кама буе – туган як» җыры белән башланып киткән концерт, «Парлап бию», «Чүпләп бию» кебек халык уен үрнәкләренә күчте. Флер Гайнемөхәммәтовның кыңгыраулы тальян гармунда уйнавы, ансамбль башкаруында «Чишмә буенда», «Безнең илләр» композицияләре олы яшьтәге тамашачыларны ерак яшьлек елларына алып кайтып, җәйге кичләрдә болынлыкта, я чишмә буенда, клубларда уза торган кичке уеннарны хәтерләтте. 
Хор белән җырлау өлеше дә башкару төрлелеге белән аерылып торды. Т.Шәриповның Г. Рамазанов сүзләренә язылган «Имәннәр шаулый» җырын ансамбль җырчы Кәүсәр Камалиевка кушылып җырлады. Ф.Сибгаева сүзләренә Клара Дәүләтова иҗат иткән «Талир тәңкә» җыры ансамбльнең гимны буларак репертуарда сакланган. Хор башкаруында «Түбән Кама – даны Ватанның»  җыры бигрәк тә ветеран тамашачыларның күңеленә хуш килде. Авторлары шәһәребезнең билгеле шагыйре Никифор Тукмачевка һәм көен иҗат иткән Хәбил Тухмановка зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.
Җырчылар – Корбанбикә Кәримованың башкару осталыгы, Җәүһәрия Хуҗинаның йомшак күкрәк тавышы, Нур Мусинның профессиональ дәрәҗәдә җырлавы, Кәүсәр Камаловның моңлы да, көчле дә тавышы, Рания Сәләхиеваның гармунчылар ансамбле белән җырлавы барлык тамашачыларга да бик ошады. Ансамбльнең яңа җырчылары Миңниса Царева башкарган «Шаулый урман» җыры авыр еллар кайтавазы булып яңгыраса, Анна Морозова «Кәтүк түти» җырын юмор белән башкарды, Әбүзәр Сабировның «Сания апа» җыры халкыбызның онытылып баручы әсәрен хәтердә яңартты.
Ансамбльне 20 еллык юбилее белән котлап, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев Рәхмәт хаты һәм якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Халык шагыйре Разил Валиевнең котлау телеграммасын, шәһәребезнең аксакаллар шурасы рәисе Васил Камалов, Халыклар дуслыгы йорты исеменнән, Мингали Мөхәмәтшин рәхмәт хатлары тапшырдылар. «Илһам» студиясе директоры Илһам Хисмәтуллин ансамбльне оештыручы һәм беренче җитәкчесе Клара Дәүләтовага намазлык, ә хәзерге җитәкче Флюр Гайнемөхәммәтовка чигелгән түбәтәй тапшырды. Бу үзе бер символик мәгънәгә ия булды.
Мәснәви ҺАДИУЛЛИН. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X