Тагын бер һәйкәл өстәләчәк.
Т.Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры янында тагын бер һәйкәл өстәләчәк.
Яңартылган мәйданны ачу тантанасын 22 сентябрьгә – Шәһәр көненә планлаштыралар. Биредә брусчатка яңартылган, чиратта – баскыч ясау эшләре. Өстәвенә, бронзадан ясалган берничә һәйкәл урнаштыру каралган. «Бер композиция «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәре буенча ясалган. Ос-таханәдә бабай һәм малай утыра. Бабай сабыйны эшләргә өйрәтә», – дип аңлата Түбән Кама шәһәренең баш архитекторы Эмиль Сираҗетдинов. Сын әле әзер түгел, әмма аның биеклеге ике метр булачагы билгеле. Мәйданны үзгәртеп кору проекты шәһәребез һәм Казан архитекторлары тарафыннан эшләнде.
Фото https://www.e-nkama.ru сайтыннан алынды
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев