Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тагын «медосмотр» турында

Кызык бу дөнья, әле кайчан гына куллар-аякларны калтырата-калтырата беренче мәртәбә машинага утырган, «тимер ат»ны йөртергә өйрәнгән идек. Курсларны үтеп, каушаудан тотлыга-тотлыга имтихан тотып, кулыбызга алган уч төбе кадәр генә ялтыравык кәгазьгә бик сөенгән хәтердә. Баксаң, ун ел вакыт үтеп тә киткән, теге «права» дип аталган кәгазьне яңасына алыштырырга вакыт җиткән....

Кызык бу дөнья, әле кайчан гына куллар-аякларны калтырата-калтырата беренче мәртәбә машинага утырган, «тимер ат»ны йөртергә өйрәнгән идек.
Курсларны үтеп, каушаудан тотлыга-тотлыга имтихан тотып, кулыбызга алган уч төбе кадәр генә ялтыравык кәгазьгә бик сөенгән хәтердә. Баксаң, ун ел вакыт үтеп тә киткән, теге «права» дип аталган кәгазьне яңасына алыштырырга вакыт җиткән.
Баксаң, шул ун ел эчендә әллә ни үзгәрмәгән, теге яки бу хезмәтләр өчен түләүләрнең күләме генә арткан икән. Ярар, монысы пүчтәк, без инде атлаган саен акча түләргә өйрәнеп беттек. Акчасын түләп, тиешле дәрәҗәдә хезмәт күрсәтелмәсә генә кәеф кырыла. Бу юлы мин чын күңелдән әйтәм, «права» алыштыру өчен дип аталган пошлинаны санамаганда, медосмотр үтәргә түләгән акчамны кызганмадым.
Совет чорындагы теге яки бу товар алырга торган чиратлар хәзер поликлиникаларга күчеп беткән икән. Кайсына гына барып кермә, шул совет чорындагы колбаса чиратына кебек халык җыелган. Шунысы сөенечле: медицина хезмәткәрләренең ул чорның сатучыларыннан аермасы - җир белән күк арасы.
Сатучылар авызларыннан ут чәчеп торсалар, медиклар сабыр һәм ягымлы. Әнә, наркология диспансеры мөдире берничә мәртәбә халык алдына чыгып, ремонт уңаеннан туган кайбер уңайсызлыклар өчен гафу үтенде. Моны бер дә үзе өчен түбәнчелек дип санамады. Ә психоневрология диспансеры табибы интернет битләрендә, ремонт башлану сәбәпле, кабул итү кабинетлары үзгәрүен аңлатып язган. Боларга рәхмәт дими, ни әйтәсең инде! Алар итәгатьле булгач, чират торучы халык та үзен әдәпле тота, тыныч кына чират җиткәнен көтеп утыра.
Ярый, наркодиспансердан соң бераз тын алып, билгеләнгән вакытка «Консилиум»га чапсам - монда тагын су буе чират! Ирексездән сызгырырсың монда. Барысы да кабинеттан- кабинетка чаба, ашыга, чөнки табибларның кабул итү вакыты бик аз - өлгерергә кирәк! Мин дә, чабып барган уңайга, ЭКГ кабинетына кереп киттем. Чабыштан кайткан ат кебек мышкылдавыма игътибар итми генә кардиограммамны төшерделәр, кисәтү ясамадылар. Шулай үземә тиешле табибларны үтеп чыктым - терапевттан гына кул куйдырасы калды. Монысы иң әһәмиятлесе, вакыт та кыса. Сәгатемә карасам, терапевтның кабул итү вакыты тәмамланырга биш минут калды, ә коридорда әле унлап кеше тора! Кеше тора дип мин дә торам. Өметсез шайтан гына бит.
Менә хәзер киенеп чыгар да, минем кабул итү вакытым чыкты дип, өенә кайтып китәр инде дип өметсезлеккә бирелгәндә, терапевт безнең барыбызны да кабул итте, беребезне дә «иртәгә килегез» дип кире бормады. Чират койрыгында торучылар барыбыз да бу мәрхәмәтле ханымнарга чын күңелдән рәхмәтләребезне әйтеп, иң яхшы теләкләрне теләп кайтып киттек. Менә бит, эш тәмамлап кайткач ничек рәхәт! Мин дә кайттым да, ашаганчы ук бу мәка-ләмне язып куйдым. Аздан да күңел була шул. Моны халыкка хезмәт күрсәтүче башка оешмалар да истә тотсын иде.
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X