Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Сөйкемле бала»ны ачыкладык

Гадәттә, уку елы ахырында балалар бакчаларында, мәктәпләрдә балаларның белем дәрәҗәләрен ачыклау чаралары уздырыла һәм, әлбәттә, нәтиҗәләре билгеләп барыла.

«Сөйкемле бала» бәйгесендә катнашучы балаларның мәктәпкә әзерлекләрен кәгазъ битендә генә түгел, үз күзең белән күрү, бәяләү мөмкинлеге дә тудырылды. Шыгрым тулы залда чыгыш ясаган сабыйларның, туган телебезне үзләштерүдән тыш, музыкаль сәләтләрен, осталыкларын да күрергә насыйп булды. Сүзем күптән түгел шәһәребезнең 64 нче балалар бакчасында уздырылган интеллектуаль-иҗади бәйге турында. Саф татар телендә оештырылган әлеге бәйге быел 2 турга бүленде. Беренче турда шәһәребезнең 21 нче балалар бакчасы катнашса, икенчесендә 1, 15, 25,  39, 64, 78, 88, 93 нче һәм Каенлы авылы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр  көч сынашты. Берсеннән-берсе мавыктыргыч биремнәр аша зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүче сабыйларның тел хәзинәсе матурлыгын аңлаулары, бер-берсе белән туган телебездә аралашулары жюри әгъзалары өчен генә түгел, тамашачылар өчен дә матур күренеш иде. 
«Мин – татар баласы» дип исемләнгән беренче биремдә туган телебезнең зарурлыгын мактап, гаилә тәрбиясендә кулланылышын яклап, үзләре турында сөйләсәләр, икенче биремдә буыннан-буынга күчкән милли йола-бәйрәмнәребезне, гореф-гадәтләребезнең эчтәлеген аңлауларын, мисаллар китереп дәлилли белүләрен күреп куандык. Милли костюмнан чыгыш ясаулары да ямь өстенә ямь өстәде.
«Кызык-мызык хәлләр...» биреме исә сәхнәдә үзләрен ничек тотарга, шулай ук әхлак тәрбиясе үтәлешен ачыкларга ярдәм итте. Мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларның да зурлар кебек үк, үзләренең тормыш тәҗрибәләренә таянып, эмоциональ халәтләрен, фикер йөртүләрен, шаяруларын күрдек. Арада иң оста роль башкарган кызга (конкурстан тыш) Гамил Әсхәдулла үзе исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.
Гомумән алганда, бәйгенең барлык биремнәре буенча Тимур Ризаевка һәм Сөмбел Әмирхановага тиңнәр табылмады: икесе дә 1 нче урынга лаек булдылар, ягъни «Сөйкемле бала» титулына ия булдылар. Мәктәпкәчә белем бирү идарәсе баш белгече Лилия Яруллина җиңүчеләргә – Тимур белән Сөмбелгә бәйгенең махсус бүләген тапшырды, асылташлар белән чигелгән затлы түбәтәйне һәм калфакны кигертте. Калган балалар арасында үзара уңай мөнәсәбәтләрен, сәләтләрен күзаллап, һәрберсенә тиңдәш номинацияләр сайладык: Ралина Вәлиева, Илсаф Таһиров,  Айгөл Мусина, Рамазан Гыйззәтуллин, Элина Дәүләтшина, Аяз Ахунов, Данияр Ибраһимов (Каенлы авылы), Аделина Кадыйрова төрле номинацияләрдә җиңүчеләр дип табылды, аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бала тормышында мондый төр бәйгеләрнең әһәмияте гаятъ зур, шуңа да без, жюри әгъзалары, балалар бакчасы җитәкчелеге белән берлектә, 2018-2019 нчы уку елында «Сөйкемле бала» бәйгесен республика күләмендә уздырырга дигән фикергә килдек. 
 Нурзия МИРХАЗОВА,
«Сөйкемле бала» бәйгесенең жюри әгъзасы, методик берләшмә җитәкчесе.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев