Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Солдатлар Донецкида Рифат Зарипов җырына бии

Рифат Зарипов моң сөюче егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтуын теләгән.

Җырчы Рифат Зариповка Украинадагы махсус операциядә катнашучы татар егетләре видео юллаган. Егетләр җырчының «Ике минут кына» җырына сыздырып бии, кушылып җырлап та ала. 

Әлеге видеоны Нияз Вафин исемле егет төшергән. Алдагы видеода ул Донецкидагы азык-төлек кибетенә кереп, сатучылар һәм сатып алучыларны гаҗәпкә калдырган. Нияз Рифат Зариповның фанаты булса кирәк, бу юлы ул аның «Туганнар» җырын башкара, рәхәтләнеп бии. Сатучыларның Ниязга кул чабып торганы күренеп китә.

Әлеге видеоларны Нияз үзенең сторисларына да куйган. Күрәсең, әлегә элемтә бар.

Рифат Зарипов моң сөюче егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтуын теләгән.
Чыганак

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев