Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Соңгы атналар калып бара

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2018 елның икенче яртыеллыгына «Туган як»ка язылу кампаниясе дәвам итә. Дөресрәге, язылу тәмамланырга берничә атна гына калды. Әгәр нинди дә булса сәбәпләр белән, әлегә кадәр өлгермәгән булсагыз, язылуны соңгы көнгә кадәр кичектермәгез. Әгәр газетага язылсагыз, «Туган як»тан бүләк» конкурсына катнаша аласыз. Шулай итеп, язылуга тоткан акчагызны тулысынча яки өлешчә каплау мөмкинлеге була, дигән сүз.

Конкурсның шартлары түбәндәгечә: анда «Туган як» газетасына икенче яртыеллыкка язылучылардан (квитанциягез булу мәҗбүри) теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен газетабызның узган санында басылып чыккан купонны тутырып һәм «Туган як»ка язылу турындагы квитанциягезнең копиясен редакциягә илтеп бирергә, почта яки электрон почта аша җибәрергә кирәк. Шулай булганда гына конкурста катнашучылар исемлегенә кертеләсез.
Бүгенге көндә конкурска куелган призлар исемлегендә 30 лап әйбер тупланды. Бүләкләр фондын тагын да арттырырга теләк белдерүче иганәчеләр булса, рәхим итегез! Әйберләр (сувенир, бизәнү әйберләре, көнкүреш кирәк-яраклары, картиналар, китаплар һ.б.) бик кыйммәт булсын, димибез, тик аларның кулланылмаган һәм яңа булулары шарт.
2018 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылучылар өчен «Туган як»тан бүләк» конкурсы июль аенда уздырыла (төгәл көнен соңрак язарбыз). 
Фотода: кәефләр әйбәт, күңел күтәренке, янәшәмдә – кызым, кулымда – «Туган як» газетасы.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев