Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Синоптиклар һава температурасының кискен төшүе турында кисәтә

-27 градуска кадәр салкын һәм томан көтелә.

Иртәгә, 8 февральдә, Татарстанда һава температурасының сизелерлек төшүе көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә, дип яза Татар-информ.

Төнлә һәм иртән республиканың кайбер районнарында һава температурасы −17..-22 градуска, ә аязганда −23 градуска кадәр фаразлана.

Моннан тыш, урыны белән, төнлә һәм иртән томан төшәргә мөмкин.

Республикада аязучан болытлы һава булачак. Төнлә явым-төшем ихтималы аз, көндез урыны белән кар яварга мөмкин. Юлларда бозлавык саклана.

Көндез һава температурасы −7...-12 градус фаразлана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев