Синоптиклар бу атна ахырына һава торышы бозылуы турында хәбәр итте
Көчле җил, буран фаразлана.
Татарстанда бу атна ахырында кар явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза Татар-информ.
Чәршәмбе, 14 декабрь көнне, һава торышы әле Себер антициклонын билгеләячәк. Төнлә һава температурасы 9дан 14 градуска кадәр, көндез — −3...-9га кадәр булачак.
15 декабрь, пәнҗешәмбе көнне көнбатыш циклонның атмосфера фронты үзе белән кар алып киләчәк. Тәүлекнең караңгы вакытында Татарстанның аерым районнарында бураннар һәм көчле җил 17 м/с. кадәр күтәрелү ихтималы зур түгел: төнге сәгатьләрдә — 6-11 градус, тәүлекнең якты вакытында −3 дән −8 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә.
Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, 16 декабрь, җомга көнне бераз кар явачак. Республика буенча һава температурасы төнлә −9дан −14 градуска кадәр, көндез −2дән −7 градуска кадәр булачак.
17 декабрь, шимбә көнне, төбәктә һава торышы тагын начарланачак. Көньяк-көнбатыш циклонының актив атмосфера фронтлары узу сәбәпле, «явым-төшемнәр, урыны белән бураннар һәм көчле җил фаразлана».
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев