Синоптиклар атна ахырына яңгыр фаразлый, бераз салкынайта
Һава температурасы көндез +17дән +22 градуска кадәр күзәтелә
Татарстанда шимбәгә кадәр яңгырлар дәвам итәчәк. Бу көннәрдә һава температурасы 22-27 градус тирәсендә калачак, атна ахырына бераз салкынайта. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгенең һава торышына күзәтүендә күренә.
4 һәм 5 майда, төбәк җылы һава массасында урнашачак. Төнлә 6-12 градус, ә көндез 20-26 градус җылы була. Кайбер урыннарда кабат яңгыр ява.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәгенең алдан фаразы буенча, шимбә көнне, 6 майда, төньяк-көнбатыш циклонның атмосфера фронты якын булу сәбәпле, урыны белән яңгыр көтелә, һава температурасы көндез +17дән +22 градуска кадәр күзәтелә», — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев