Шәһәр администрациясендә бүләкләү тантанасы узды
Бүләкләрне шәһәрне һәм районны Яңа елга бизәүдә катнашканнарга тапшырганнар.
Барлыгы 26 бүләк тапшырылды. Җиңүчеләр арасында бәйрәмгә чыршы шәһәрчекләрен, микрорайоннарны, подъездларны, авыл җирлекләрен әзерләүчеләр бар. Әлеге конкурс Түбән Камада күптән уздырыла.
– Традиция дәвам итәргә тиеш. Бу матурлык шәһәрдәшләрне дә, Түбән Кама кунакларын да шатландыра, – дип үз фикерен белдерде шәһәр мэры Айдар Метшин.
“Иң яхшы ишегалды” номинациясендә дүртенче ел рәттән 6 нче һәм 7 нче микрорайоннар үзидарә советы җиңде. Кешеләр бәйрәмгә җәйдән әзерләнә, капчык-капчык уенчыклар алып килеп, ишегалдында үскән чыршыларны бизи. Конкурска мәктәпләр һәм балалар бакчалары да кушылган. Үзидарә советы рәисе Лариса Орлова әйтүенчә, мондый бердәмлек булганга гына җиңүгә ирештеләр.
“Иң яхшы подъезд” бүләгенә Химиклар урамындагы 72д йортның алтынчы подъезды җиңде. “Иң яхшы Яңа ел чыршысы” номинациясендә Химиклар урамындагы 15 нче йорт өчен җаваплы Олеся Зюмованы бүләкләделәр.
2002 елдан бәйрәм рухы тудыруда зур активлыкны трамвай депосы да күрсәтә. Матур итеп бизәлгән вагоннар, бәйрәмә киенгән трамвай йөртүчеләре һәм кондукторлар, котлаулар... Шулай ук ел саен шәһәр буенча Яңа ел вагоны да йөри.
Фото: https://ntr-24.ru/
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев