Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шигырьләр – гомерлек юлдаш

Гөлфизә апа Зөлкарнаева 7 нче сыйныфны Мактау грамотасы белән тәмамлагач, Чувашстанның Батыр районы Чкалов авылы урта мәктәбендә укуын дәвам итә. Шул ук вакытта спорт ярышларында актив катнаша. Мәктәптә комсомол секретаре була. Мәктәпне тәмамлагач, ике ел «Авангард» газетасында башта – корректор, соңыннан тәрҗемәче булып эшли.

1962 елда Казан дәүләт медицина институтына укырга керә. Әтисе сугышта үлеп калганга, өйдә укырга матди ярдәм итүче булмагач, төнге сменаларда шәфкать туташы булып эшләргә дә мәҗбүр була. 1967 елдан ул Красноярск дәүләт медицина институтына күчә. Аны 1968 елда тәмамлап, участок дәваханәсендә эшли. Ул анда баш табиб вазифасын башкара. Хезмәтендә яхшы күрсәткечләре өчен, коллектив Күчмә Кызыл Байракка лаек була. 
Гөлфизә апа 1976 елда гаиләсе белән Түбән Камага күчеп кайткач, яңа төзелә торган химия комбинаты поликлиникасына рентгенолог булып урнаша. Балалар поликлиникасында да 2 нче сменада рентгенолог булып эшли. Баштагы чорда эш күп була. Элекке елларда УЗИ юк, алтынчы сыйныфтан алып унынчы сыйныфларга кадәр мәктәп укучылары, училище, техникумнар укучылары, укытучылар – барысы да балалар поликлиникасында флюорография уза.
Пенсиягә медучилищеда эшләгәндә чыга ул. 1987 елдан – Хезмәт ветераны, «Корабельная роща»да – тугыз ел, шин заводы поликлиникасында ун елга якын эшли. Шулай итеп, промышленностьта эшләүчеләргә хезмәт күрсәтү өлкәсендә 20 елга якын стажы бар аның. Ә гомуми эш стажы ярты гасырдан арта.
Гөлфизә Зөлкарнаева кайда гына эшләмәсен, әдәби иҗатны үзенә гомерлек юлдаш итеп ала. Аның язган шигырьләре республика һәм район матбугаты битләрендә еш дөнья күрә. Ул – өч китап авторы. Түбәндә аның берничә шигырен тәкъдим итәбез.
Васил КАМАЛОВ.

Кошларым
Песнәкләр кунган тәрәзгә,
Шакылдыйлар тук та тук.
Савытын элгән булдың,
Әмма нигә җиме юк?

Тыңлап тордым тәрәз аша:
Аларның да зары бар.
Кемнән ярдәм сорасыннар,
Барча җирдә ап-ак кар.

Мин бит сезне яратучы,
Көтәм сезне һәр көнне.
Бәйрәм булсын, сыйланыгыз,
Мул салдым бүген җимне.

Сыйладым көнбагыш белән, 
Рәхәт булды күңелгә.
«Ярдәмеңә рәхмәт, – диләр, –
Шундый бул син гомергә».

Кошларны саклый алсак,
Табигать тә сакланыр.
Безнең куйган хезмәтебез 
Һәрвакытта акланыр.

Үкенеч
Вертолеттан төшеп килә
Бер чибәр генә егет.
Күзләре ялтырый уттай,
Үзе мине күзли бит.

«Казанда укып чыккач,
Мин пилот булам инде.
Авылга кайтып алырмын,
Көтеп тор мине», – диде.

Пилот булып, очып кайтып,
Килде каршыма атлап:
«Көттеңме, кадерлем, –
Диде, сүзен кабатлап, –

Әни ялгыз, күп торалмас,
Олы яшьтә бит инде.
Әйдә бергә киңәш итик,
Минем белән кит инде».

Аның белән китмәдем шул,
Гомер сиңа бәйләнде.
Шуңадыр ла минем язмыш 
Әрнүләргә әйләнде.

Булгандыр ул чын йөрәктән
Яратучы яшь чакта.
Ялгышлардан тора язмыш,
Уйламадым ул хакта.

Яшь идем шул, аңламадым
Ул егетнең йөрәген.
Чынбарлыкка санамадым
Аның әйткән сүзләрен.

Апрель
Апрельнең бураннары,
Чуардыр урамнары.
Ташу агызган күпергә
Аптырап торам әле.

И, бу су ташулары,
Йөрәгем ярсулары.
Кырлар кара күлмәк кигән,
Елгада ага кары.

Булмасак иде битараф 
Табигать мизгеленә.
Кешегә дә мәхәббәтнең
Бир, Аллаһ, тиңен генә.
Гөлфизә ЗӨЛКАРНАЕВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев