Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шигърият кочагында

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә «Шәфкатьлелек« тернәкләндерү үзәгендә Фәнүзә Сабированың тормыш һәм иҗат юлына багышланган «Шау чәчәктә чагы күңелемнең» әдәби-музыкаль кичә уздырды. Язмыш тарафыннан бирелгән сынауларга бирешмичә, сынмыйча, кирәк чакта җылысын, назын һәрчак бирергә әзер булган, һәр туар таңның кадерен, тәмен белеп яшәүче һәм шушы хис-тойгыларны шигърияткә төреп язучы буларак,...

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә «Шәфкатьлелек« тернәкләндерү үзәгендә Фәнүзә Сабированың тормыш һәм иҗат юлына багышланган «Шау чәчәктә чагы күңелемнең» әдәби-музыкаль кичә уздырды.
Язмыш тарафыннан бирелгән сынауларга бирешмичә, сынмыйча, кирәк чакта җылысын, назын һәрчак бирергә әзер булган, һәр туар таңның кадерен, тәмен белеп яшәүче һәм шушы хис-тойгыларны шигърияткә төреп язучы буларак, Фәнүзә Сабирова түбәнкамалыларга яхшы таныш.
Әйе, аның шигърият аланында авыл табигате кочагында ял итәсең, балачакта су чәчрәтеп уйнаган инеш буйларын айкыйсың, я булмаса, яшьлек мәхәббәте белән очрашасың.
Әдәби-музыкаль кичәне алып баручы «Шәфкатьлелек» үзәгендә ял итүчеләрне шигърият нуры белән дәвалады. Очрашу вакытында тамашачылар яшьлекләрен искә төшереп моңландылар, әтиләре урманнан алып кайткан «куян күчтәнәче»ннән авыз иттеләр, әниләренең киңәшләрен искә төшереп, күзләре яшьләнде.
Маргарита ханым Хәмидуллина башкаруындагы җырлар дулкынында тирбәлеп, шигъриятнең җылы нурлы кочагында узган әдәби-музыкаль кичә тәмамлангач та, күпләр әле китәргә ашыкмады. Үзләренең узган гомер юлларын барлап, истәлекләргә чумдылар. «Әдәбият корабы» проекты кысаларында узган әлеге очрашулар «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләргә шигърият, күңел тынычлыгы, онытылмаслык минутлар бүләк итте. Табиблар сырхаудан дәваласа, язучылар җаннарны шигърият ярдәмендә дәвалый.
Әнфисә ФӘЙЗЕТДИНОВА,
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X