Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шартлар бар, эшләгез генә!

Үзәк дәваханә җитәкчелеге яшь белгечләрне Түбән Камага җәлеп итү өчен актив эш алып бара. Күптән түгел баш табиб Габибулла Ахмедов (фотода) Махачкала һәм Саратов шәһәрләренә барып кайткан. Андагы медицина университетларында булачак табиблар белән очрашкан.

Соңгы берничә елда мондый очрашулар традициягә әйләнде. Түбән Камада табиблар, бигрәк тә офтальмологлар, отоларингологлар, терапевтлар һ.б. җитмәве күп кенә уңайсызлыклар тудыра. Хәзерге вакытта шәһәрдә яшь белгечләр өчен барлык уңайлы шартлар бар: арендалы торак бирелә, квартирга грант алу мөмкинлеге бар, хезмәт хакы арта һ.б. Түбән Кама – үзе дә яшәү өчен уңайлы шәһәр. Габибулла Ахмедов булачак табибларга әнә шул хакта сөйләгән. Презентация барышында шәһәребез турында фильм да күрсәтелгән. Әйтергә кирәк, очрашу барышында студентлар арасында кызыксынучылар табылган.
2017 елда үзәк дәваханә көче белән 49 табиб эшкә урнаштырылды, шуларның 24 е – яшь белгечләр. Мондый зур эштә Түбән Кама хакимияте дә ярдәм күрсәткән. Узган елда 10 табиб яңа квартирга күчкән. Медицина хезмәткәрләре төрле спорт һәм шәһәркүләм чараларда катнаша, табигатькә чыга һәм экскурсияләргә бара, өстәмә белем алу мөмкинлеге бар. Дәваханәдә яшь белгечләр советы, остазлар мәктәбе эшли. 
Студентлар белән очрашулар алга таба да дәвам итәчәк. Быел Түбән Кама табиблары шулай ук Пермь, Курск, Саранск, Саратов шәһәрләренә барып кайтканнар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев