Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сайлауларда халык республиканың бердәмлеген күрсәтте - Анатолий Фомин

Фото: Ильнар Тухбатов Халыкның сайлау участокларыннан өзелмәве куандырды, ди Татарстан Җәмәгать палатасы рәисе. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова) Россия һәм Татарстан Җәмәгать палатасы вәкилләре сайлаулар артыннан күзәтеп бара. Халык сайлау участокларына килеп, республиканың бердәмлеген күрсәтте. Бу хакта Татарстан Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте. Анатолий Фомин сүзләренчә, бүгенге...

Фото: Ильнар Тухбатов

Сайлауларда халык республиканың бердәмлеген күрсәтте - Анатолий Фомин

Халыкның сайлау участокларыннан өзелмәве куандырды, ди Татарстан Җәмәгать палатасы рәисе.

(Казан, 18 март, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова) Россия һәм Татарстан Җәмәгать палатасы вәкилләре сайлаулар артыннан күзәтеп бара. Халык сайлау участокларына килеп, республиканың бердәмлеген күрсәтте. Бу хакта Татарстан Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте.

Анатолий Фомин сүзләренчә, бүгенге сайлауларда Татарстан Җәмәгать палатасы тавыш бирү барышын даими күзәтә. "Сайлаулар тәмамлануга бик аз вакыт калып бара. Иң мөһим эшебез, нәтиҗә ясау әле алда. Халыкның сайлау участокларыннан өзелмәве, актив булуы куандырды. Бигрәк тә авыл җирлегендә яшәүчеләрнең активлыгы күзәтелде. Халык сайлау участокларына килеп, республиканың бердәмлеген күрсәтте", - дип сөйләде Анатолий Фомин.

Анатолий Фомин сайлауга зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Чит илдән килгән дистәдән артык күзәтүче тикшереп торган.

Татарстан Җәмәгать палатасы рәисе, актив эшләгәннәре өчен журналистларга да рәхмәт cүзләрен җиткерде. "Бик зур эш башкарасыз. Халыкны актив рәвештә мәгълүмәт белән таныштырып торганыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм", - диде ул.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X