Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Санаулы көннәр калды

1 мартта бакчалардагы торак йортларны гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштерүнең вакыты тәмамланачак. Аннары дәүләт кадастрына исәпкә кую һәм дәүләт теркәлү тәртибе үзгәрәчәк. Сүз даими яшәү өчен бакчада төзелгән йортлар турында бара.

1 мартка кадәр гадиләштерелгән тәртиптә бакчадагы торак йортны рәсмиләштерү өчен:
1. Кадастр инженерына техник план ясарга заказ бирергә.
2. Күп функцияле үзәк аша «Росреестр»га техник планны, бакча кишәрлегенә булган документларны (кишәрлек рәсмиләштерелмәгән булса) тапшырырга һәм 350 сум дәүләт җыемын түләргә кирәк.
Документларны 28 февральдә тапшырсагыз да, әлеге тәртип буенча эш итә аласыз. 
1 марттан соң бакчадагы торак йортны рәсмиләштерү өчен (белдерү кәгазе аша) түбәндәгеләрне башкарырга кирәк:
1. Күп функцияле үзәк аша җирле үзидарә органына төзелеш башларга теләвегез турында хәбәр итегез. Йортның сыйфатламасын да күр-сәтегез. Белдерү кәгазе белән башка кәгазьләр, шул исәптән бакча кишәрлегенә булган документ та тапшырылырга тиеш. Алар 7 көндә карала.
2. Тулы вәкаләтле вәкилдән ризалык алгач, төзү эшен башларга була. Моңа 10 ел бирелә. 
3. Йорт төзелгәч, эшнең тәмамлануы турында хәбәр итәргә кирәк. Гариза белән йортның техник планын тапшырыгыз. Бу белдерү кәгазе да 7 көн дәвамында карала.
4. Йорт барлык таләпләргә туры килсә, әлеге милеккә хокукны рәсмиләштереп, дәүләт кадастрына исәпкә кертү өчен тулы вәкаләтле вәкил сезнең исемегездән белдерү кәгазен Татарстанның «Росреестр»ына тапшырачак. Аның белән төзелеш тәмамлану турында белдерү, техник план, шулай ук йорт берничә кешенеке булып саналса, өлешләрен билгеләү турында килешү дә җибәрелә. Шулай итеп, гражданнарга «Росреестр»га мөрәҗәгать итәргә кирәкми. 
Билгеле сезонда, мәсәлән, җәен генә яшәү өчен кулланылучы йортлар башка тәртип буенча рәсмиләштерелә. Яңа кагыйдәләр узган елның августыннан гамәлгә кергән. Әмма бу йортларны да даими яшәү өчен рәсмиләштереп була. 
Моның өчен бакча кишәрлегенә документларны әзерләргә, йортны тикшерү турында бәяләмәгә заказ бирергә, йортка башка кешеләрнең хокуклары булса, нотариус аша ризалыкларын алырга кирәк. Барлык документларны җирле үзидарә органына (башкарма комитетка) тапшырыгыз. Гариза 45 көн эчендә карала. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X