Салым артканга, диләр...
Быел 1 гыйнвардан Татарстанда чүп чыгару өчен бәяләр арткан.
Элек фатирда теркәлгән һәр кешедән моның өчен 71,95 сум алынса, яңа елдан квитанцияләрдә 86,34 сум күрсәтеләчәк. Шәхси йортларда яшәүчеләр 78,05 сум урынына, 93,66 сум түләргә тиеш булачак. Тарифлар буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, тариф салымга карап арткан.
Фото ntr-24.ru сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев