Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саксызлыкмы, җавапсызлыкмы?

«Түбән Кама Нефтехим» акционерлык җәмгыятенең синтетик каучук заводындагы насос җайланмасында ут чыккан.

Аны сүндерүдә 21 техника берәмлеге һәм 60 тан артык коткаручы катнашкан. Биш квадрат метрны биләп алган ялкын тиз арада бетерелгән. Бу юлы зыян күрүчеләр булмаган.
Предприятиедә моңа кадәр дә ут чыкканы бар иде. Исегезгә төшерәбез, 19 апрельдәге янгында 17 кеше зыян күргән. 9 майда исә, «Нефтехим» производство биналарының берсендә түгелгән майга ут кабып, 100 квадрат метрга таралган. 16 сентябрьдә тагын бер заводта, өч метр биеклегендә күтәрелгән ялкынны тиз арада сүндергәннәр.
Якшәмбе көнне исә, тагын бер зур янгын очрагы Төзүчеләр бистәсенең Якты урамында теркәлгән. Ут запас частьлар җитештерү һәм күмәртәләп сату предприятиесе цехларының берсендә чыккан. Янган мәйдан күләме 140 квадрат метр тәшкил иткән. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк, ә менә техниканы (төягеч трактор, бетон болгата торган ике машина, өч җылыткыч вентилятор) тергезеп булмаячак. Фаразлар буенча, янгын сәбәбе электр җиһазларының дөрес урнаштырылмавыннан да булырга мөмкин.
НТР мәгълүматына таянып язылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев