Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саксызлык аркасында

Түбән Камада янгын сүндерүчеләр 10 кешене коткарганнар.

Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 10 нчы йортта янгын чыгуы турында 5 майда иртәнге сәгать 4тә билгеле булган. Коткаручылар килеп җиткәнче, бинаның бишенче катындагы коридорда барлык әйберләргә ут капкан. Өстәвенә, төтен квартирларга керә башлаган. Шуңа күрә янгын сүндерүчеләр автобаскыч буенча бишенче кат балконына менеп, ике кешене төшергәннәр. Ике баланы коткаручылар эвакуация баскычы буенча чыгарганнар. Моннан кала югары катлардан тагын алты кешене коткарганнар.
Янгынны 10 минут эчендә сүндергәннәр. Беренчел фараз – тәмәке тартудагы саксызлык.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев