Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сакланганны саклармын, дигән

Түбән Кама районында кышкы навигация сезоны тәмамланган. Красный Ключ бистәсе һәм Покровское авылы арасындагы, Кама арты (Новозакамское) – Соколки боз кичүләрен япканнар.

Бу юл буенча түбәнкамалылар Казанга, Мамадышка, Алабугага тизрәк барып җитә иде. Узган ел кичүләр 30 мартта гына ябылган.  Әмма быел һава торышының үзгәрүе, кинәт җылыту бозның чыдамлыгын бетергән, шуңа күрә хәзер бу юлдан йөрү куркыныч. Аз сыешлы көймәләр буенча дәүләт инспекциясе инспекторы Эдуард Сәлиев әйтүенчә, кичү техник таләпләргә туры килми, биредә су җыела, инде колея хасил булган. Мондый бозда балык тотарга да киңәш итмиләр. Суыклар булмагач, боз катмый, нәтиҗәдә, чоңгылга төшеп китәргә мөмкин. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев