Сак булыгыз – талпан!
Түбән Камада талпаннар активлаша бара. Шушы көннәрдә табибларга 23 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның бишесе – балалар.
Тикшерү күрсәткәнчә, зыян күрүчеләрдә энцефалит һәм боррелиоз авыруы булмаган. Шулай да, табиблар түбәнкамалыларга урманга яки бакчага барганда игътибарлы булырга киңәш итә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев