Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сак булыгыз – «банк хезмәткәрләре» эш итә

Алдаучыларның мәкерлекләре турында һәрдаим язып торсак та, кешеләр, табигате белән шундый булгангамы, һаман ышаналар. Оятсыз бәндәләр җиңел акча эшләү максаты белән, нинди генә тозак кормыйлар. Мәсәлән, үзен «банк хезмәткәре» дип таныштырган билгесез хатын 70 яшьлек әбинең банк картасыннан 2 миллион сум акча урлаган.

Әби сөйләвенчә, хатын үзен Ольга Власова дип таныштырган, әмма банк исемен әйтмәгән һәм банк картасына бонуслар күчерергә кирәклеген әйткән. Зыян күрүченең кайсы банк карталары белән файдаланганын сорашкан. Беркатлы пенсионер банкларын да әйткән, сорагач, номерларын да, арттагы саннарын да укып биргән.
Соңрак «банк хезмәткәре» әбигә телефонына килгән барлык SMS-хәбәрләрне әйтүен сораган. Аңа ике көн дәвамында 25 төрле телефон номерыннан шалтыратып парольләр сораганнар, әмма ул бер дә шикләнмәгән! Ә менә карталарында акча кимүе турында хәбәрләр килә башлагач, алдакчылар кармагына эләккәнен аңлаган, тик соң булган – барлыгы 2 074 640 сум акчасыннан баш каккан. Картада саткан йорт һәм җыйган акчасы сакланган булган.
Күптән түгел, банк карталары белән бәйле тагын ике җинаять очрагы теркәлгән. Билгесез кешеләр зыян күрүчегә шалтыратып, «сезнең исемгә кредит алмакчы булалар, нинди карталарыгыз бар», дип сораштырганнар. Каушап калган ханым картасының номерын һәм артында язылган саннарын, «900» номерыннан SMS-хәбәр белән килгән парольләрне билгесез иргә әйтеп торган. Үзенә кирәкле мәгълүматны алгач, алдаучы «15 минуттан тагын шалтыратам» дип, трубканы куйган. Билгеле инде, көткән шалтырату булмаган. Алданганын аңлап алган түбәнкамалы «Сбербанк»ка мөрәҗәгать итсә дә, соң булган, аның картасыннан 10223 сумны билгесез кешегә күчереп өлгергәннәр.
Икенче очракта 50 яшьлек ханымга шалтыратучы үзен «Хоум Кредит» банкының сак хезмәткәре итеп таныштырган. Зыян күрүчегә исеме һәм әтисенең исеме белән мөрәҗәгать итеп: «Эльдорадо» кибетеннән банк картасы белән түләп 14000 сумлык әйбер алмадыгызмы?», – дип сораган. «Юк» дигәч: «Картагызны югалтмадыгызмы яки кемгә дә булса биреп тормадыгызмы?», дип сораштырган да, «финанслар буенча белгеч» белән тоташтырган. Акчасын югалтудан курыккан ханым, теге бәндә сораган бар мәгълүматны да әйтеп биргән. SMS-хәбәр буенча картасыннан 14 746 сум акча югалганы турында хәбәр килгәч, «банк хезмәткәре»нә үзенең шиген җиткергән, тик анысы «шулай булырга тиеш» дип тынычландырган. Күңеленә шик кергән түбәнкамалы телефонын куйган, аннары банк картасы артында күрсәтелгән 8-495-785-82-22 номерына шалтыратып, картаны яптырса да, соң булган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X