Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабантуйлар дәвам итә

Соңгы елларда Үчкәдә Сабантуй бик матур уза башлады. Авыл кешеләре дә актив, оештыручылары да оста. Бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә эшмәкәр Рөстәм Ризванов, «Мунча ташы» театры артисты Әлфис Кәлимуллин һәм башка авылдашлары зур тырышлык куя.

Биредә көн саен телевизордан карый ала торган Казан артистларын чакырып акча әрәм итмиләр, авыл малайлары менә дигән иттереп концерт куя. Әйтик, җырчылар Айзат Шәйхетдинов, Фәүзия Әхмәтшина, Разия Якупова, баянчы Риян Мотыйгуллин – үзләре генә дә ни тора!
Мәйданда төрледән-төрле уеннар, күңел ачу чаралары гөрли. Ярышлар да бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр тигез оештырылган иде. Башка Сабантуйлардан үзгә буларак, монда әле беренче мәртәбә мотоблоклар узышы үткәрелде. Аны халык бик  җылы кабул итте. Ат чабышларын караган кебек, барысы да болынга йөгерделәр. 
Ә мәйдан уртасында милли көрәш осталары бил алышты. Күркәм гадәт буенча, аны кечкенә малайлар башлады. Чират яшьләргә җиткәч, алар арасында Түбән Уратма авылыннан Тимерхан Әмирханов иң көчле булып чыкты. Зурлардан 9 кеше катнашып, Шәңгәлчедән Наил Зәйнуллин батыр калды. 

Кызыл Чапчакта

Бу авылда Сабантуйны елның-елында ныклы әзерлек белән үткәрәләр. Бәйрәмне ештыручылар Дамир Борһанов, Азат һәм Илфат Галиевләр, Роза Заһретдинова, Алия Газизова, Зөбәрҗәт Нуриева, Лилия Габидуллина, Нәзилә Таипова, Гөлнур Хәмитова (барысын да санап китү мөмкин түгел) зур рәхмәт сүзләренә лаек.
Бәйрәмнең концерт өлешен Түбән Каманың Ирек Наскаев җитәкчелегендәге «Яшьлек» бию ансамбле биючеләре, шушы һәм күрше авылларның үзешчән сәнгать осталары бизәде. Җыр-бию белән беррәттән, мәйданда төрле ярышлар барды. Сүз уңаеннан, бәйрәмгә танылган артист Фирдүс Тямаев та килгән иде. Аны да халык бик яратып тыңлады, кайберәүләр ул җырлаган көйләргә кушылып биеделәр дә.
Концерттан бигрәк, халыкны татарча көрәш үзенә җәлеп итте. 14 яшькә кадәрге малайлар арасында, финалда Зәй районыннан килгән шактый зур гәүдәле көндәшенә генә оттырып, Нәфис Шәйдуллин 2 нче урынны алды. 18 яшьтәгеләр арасында Рәмис Сәламов  җиңде.
Зурлар ике төркемгә бүленеп көрәштеләр. Кунаклар арасында көрәштә – Зәй районыннан килгән Руслан Хәмидуллин, үз авыллары көрәшчеләре арасында Шамил Локманов беренче урынны яулады.
Ветераннар көрәшендә (55 яшьтән өлкәннәр) Тобадан Нәкыйф Әхтәмов  батыр калды. Биредә әле хатын-кызлар арасында да көрәш оештырылган иде. Алар биш-алты кеше булып, шулар арасында Шәңгәлчедән Роза Низамова иң көчлесе булып чыкты.
Рафаил ХӘЙРУЛЛИН, штаттан тыш хәбәрче һәм көрәш ветераны.
Фотоларда: бәйрәм мизгелләре.
Автор фотолары.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев