Сабантуй бәйрәме Түбән Камада да онлайн форматта узды.
Сабантуй бәйрәме Түбән Камада да онлайн форматта узды.
Шәһәрдәшләрне Түбән Кама муниципаль районы иҗат коллективлары котлады. Һәр чыгыш аерым урында төшерелгән. Әйтик, «Нардуган» һәм «Илһам» ансамбльләре Халык иҗаты йортында җыр башкардылар. «Тулпар» бию ансамбле Кызыл Чишмә бистәсенең чишмә буенда «Чишмә суы» биюе белән сокландырды. Пристаньдә исә «Нардуган» артистлары «Яшьләр биюе» белән йөрәкләрне җилкендерде. Көн дәвамында социаль челтәрләрдә Түбән Каманың узган елгы Сабантуйдан видеоязмалар, фотолар, шулай ук Новосибирск шәһәрендә үткән Федераль Сабантуй видеосы күрсәтелде.
А.Фәттахов фотосы
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев