Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Рөстәм Асаев әти булган, «бабай»лыкка – кандидат!

Татар эстрадасында чын мәгънәсендә "бәби-бум" бара. Ләкләкләрның кызу урак өсте, алар җырчыларыбыз Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов, Ландыш һәм Фәрит Таишевлар, Лилия Хәйруллина һәм башка бик күп җырчыларга өченче, дүртенче сабыйларын алып килделәр.

Танылган җырчы Рөстәм Асаев та читтә калмады: аның хатыны Айгөл дә шушы көннәрдә ир бала тапкан. Гөлназ, Мөслим, Әминә янына кечкенә баһадир Һәбил килеп кушылды. Буе 56 сантиметр, авырлыгы дүрт кило ярым булган бу егет – чынлап та баһадир! Шуңа күрә, сабыйга татар милләтен бар дөньяга таныткан спорт остасы Һәбил Бикташев исемен сайлаганнар. Сүз уңаеннан, Рөстәм әле яшь әти генә түгел, озакламый дәү әти дә булыр. Олы кызы Гөлназ Асаеваның бәби алып кайтырга җыенуы хакында да имеш-мимешләр күп йөри.

Фото: https://www.instagram.com/p/CRG6t9HtR91/?utm_source=ig_web_copy_link

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев