Россиядә социаль пенсияләр 3,3 процентка арткан
Россиядә социаль пенсия күләме артты.
Апрельнең беренче көненнән индексация 3,3 % булды. Моңа кадәр социаль пенсияләр 2022 елның июнендә 10 %ка арткан иде.
Чара дүрт миллионга якын россиялеләргә кагылачак: бу — иминият пенсиясе өчен җитәрлек хезмәт стажы булмаганнар, инвалидлар, инвалид балалар, туендыручысыз калган балалар һәм көндезге формада белем алучы 23 яшькә кадәрге яшьләр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев