Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Россиядә кабат җәйге һәм кышкы вакытка күчәргә тәкъдим иттеләр

Россия 2014 елның көзендә даими кышкы вакытка күчте.

Хөкүмәткә җәйге һәм кышкы вакытка күчүне кабат кайтару турындагы закон проекты тәкъдим ителгән. Бу хакта РИА Новости Дәүләт Думасы депутаты Михаил Матвеевка (КПРФ) сылтама белән хәбәр итә.

Элегрәк Матвеев җәйге һәм кышкы вакытка күчүне кире кайтару турындагы проектны әзерләячәге һәм Дәүләт Думасына кертәчәге турында хәбәр иткән иде.

«Җәйге вакытны (сезонлы күчешләрне) кайтару турындагы закон проекты бүген Россия Хөкүмәтенә җибәрелде», — дип язды ул Телеграм-каналында.

Россия 2014 елның көзендә даими кышкы вакытка күчте. 2011 елга кадәр ил елына ике тапкыр, язын һәм көзен, сәгать укларын күчерә иде. Аннары җәйге вакыт белән яшәгән чор да булды, дип яза Татар-информ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев