Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Рольне өйрәнгәндә елаган чакларым да булды...»

Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры яшь артисты Гүзәлия Рәшитованың исеме шәһәрдәшләргә генә түгел, республика театр сөючеләренә дә «Сихерче» спектакле премьерасы аша таныш. Сәвилә ролен башкарган кыз пьеса дәвамында тамашачыны үзенә каратып торды. Редакциягә килеп кергәч тә, ул елмаюы, ягымлылыгы белән әсир итте.

Гүзәлия Спас районының Иске Рәҗәп авылында туган. Үзе әйтүенчә, мәктәптә укыганда еш кына сәхнәдә чыгыш ясаган.
– Бервакыт әнием анкетамны укыган. Аны 4 нче сыйныфта укыганда тутырганмын. Ул вакытта аларны язу модада иде бит. «Булачак һөнәрең нинди?» дигән сорауга мин «артист буласым килә, чөнки артистлар кебек әйбәт уйныйсым килә» дигәнмен. Ул чакта сәхнәдә без күбрәк бии идек. Бию түгәрәге булмагач, интернеттан видеодан өйрәндек, – ди Гүзәлия.
9 нчы сыйныфтан соң, ул театр училищесына керергә теләсә дә, әти-әниләре җибәрмәгән. Шуңа күрә башта мәктәпне тәмамларга туры килгән. Чыгарылыш сыйныфында укыганда кыз каникуллар вакытында Казанга әзерлек курсларына да йөргән. Кураторы алдан биреп җибәргән шигырьләрне, мәсәлләрне ятлап сөйләгән.
– Керү авыр булмады. Башта шигырь, мәсәл сөйләттеләр, аннары – җыр-бию сынавы, сораулар. Этюд күрсәтергә кирәк иде. Ә миңа кеше алдында ачылып китү кыен, уңайсыз. Укырга кергәч, тора-бара әкренләп ачыла башладым, – ди Гүзәлия. 
Театр училищесын тәмамлагач, ул Түбән Камага ике курсташы белән килә.  Егетләрнең барысын да диярлек яшь тамашачылар театры труппасына кабул иткәннәр. Кыз әйтүенчә, нишләптер, үзе дә башкалада калырга теләмәгән. Бервакыт уку ахырында вокал дәресенә Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театры режиссеры Рөстәм Галиев үзе килеп кергән. Студентлар белән сөйләшкән. 
– Түбән Кама күңелемә якын. Монда әти ягыннан туганнар, бертуган абыем яши. Шуңа да тәвәккәлләдем. Коллективка кереп китү дә авыр булмады. Кирәксә, ярдәмгә килергә әзерләр, – дип елмая ул.
Ә менә Н.Гыйматдинова әсәре буенча куелачак спектакльдә Сәвилә ролен уйнаячагын белгәч, югалып калган. Хәтта булдыра алмам дип дә курыккан. Әмма режиссер рольгә кереп китәргә ярдәм иткән. Пьесаның Әхсән Фәтхетдиновка багышланганлыгын аңлатып, рәссам, сынчы турында сөйләгән, аның иҗаты турында укырга кушкан. Гүзәлия әйтүенчә, үз образы аңа якын, әмма аны тулысынча ачу өчен күп эшләргә туры килгән. Елаган чаклары да булган. Кечкенә батыр кыз максатына ирешә – ролен кеше күңеленә уеп калдырырлык итеп башкара. 
Сүз уңаеннан, Гүзәлиянең тагын бер төп роле бар. Рөстәм Галиев иҗат иткән «Карурман» спектаклендә ул Апуш ролен башкара. 
– Пластика өстендә эшләргә кирәк иде. Малайлар кебек йөрергә өйрәндем. Гомумән, бу роль дә кызыклы һәм якын булды, – ди Гүзәлия.
Фото Г. Рәшитова архивыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев