Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ризалык алынды

Түбән Идел бассейны округының Бассейн советы утырышында Красный Ключ дамбасын тергезү буенча күтәрелгән мәсьәлә уңай хәл ителде. Озынлыгы12,7 километр тәшкил иткән дамбаны яңарту өчен 866 миллионнан артык сум акча кирәк булачак.

– Соңгы еллардагы су ташулар дамбаның җимерелүенә китерде. Кайбер урыннарда аның биеклеге 2 метрга түбәнрәк. Быел язын ике көн эчендә су 58 метрга җиткән иде. Проект буенча дамба биеклеге 61 метр тәшкил итә. Су басу куркынычы килеп чыккач, ныгыту өчен техника, 200 кеше эшләде. Шуңа күрә Красный Ключ дамбасын тергезү бик мөһим, – дип сөйләде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин.
Әмма, аның әйтүенчә, бу – вакытлы чаралар гына. Дамба җимерелсә, 1279 кешелек 3 авыл, 40 мең бакча, 3 балалар лагере, мөһим инженер объектлары һ.б. зыян күрәчәк. 22 квадрат километр су астында калачак, гомуми зыян 18 миллиард сумнан артачак.
– Безгә совет ризалыгын алу кирәк иде. Тергезү эшләре өч ел барачак һәм халыкка комачау итмәячәк, – диде шәһәр мэры.
Түбән Кама районыннан кала, совет Лаеш районындагы Именьково авылы һәм Яшел Үзән районының Васильево бистәсе тәкъдим иткән проектларны хуплаган. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев