Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Рамил Муллин Түбән Камада кар суларын суырту һәм кардан чистарту буенча эшләрнең барышын тикшерде

Түбән Камада чокырларны бетерү һәм кар чыгару, саз, су суырту буенча эшләр дәвам итә

Түбән Кама мэры шәһәр урамнарын кардан чистарту һәм эрегән кар суларын суырту процессы белән шәхсән танышты.

Үз күзәтүләре белән Рамил Муллин «ВКонтакте»дагы аккаунтында уртаклашты.

«Шәһәрдә яз. Димәк, без кар эрүдән, күлләвекләр һәм чокырлардан һич тә кача алмыйбыз. Табигатьнең чәчәк атуыннан, кошларның сайравыннан да кача алмыйбыз бит — бу безнең һәрберебезнең җанын җылыта», — дип яза Муллин.

Шәһәр мэры билгеләп үткәнчә, Түбән Камада чокырларны бетерү һәм кар чыгару, саз, су суырту буенча эшләр дәвам итә. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы шәһәрдә яшәүчеләрнең барысына да мөрәҗәгать итә һәм бер-берсенә карата сабыр булуларын сорый.

Фото: социаль челтәрләр

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев