Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Рамил Муллин Түбән Камада яшәүче сигез яшьлек кызның хыялын тормышка ашырды

Виктория Кыш бабайның могҗизалы урманында булырга хыялланган.

«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе кысаларында Түбән Камадан сигез яшьлек кыз Виктория Кырлайда Кыш бабайның могҗизалы урманында булырга хыяллануы турында язган иде.

Шәһәр мэры Рамил Муллин кызның хыялын тормышка ашырырга булды һәм Арча районына сәфәр оештырды. Сәяхәткә шулай ук 17, 18 һәм 21 микрорайоннарда яшәүче мобилизацияләнгәннәрнең балалары һәм аларның гаилә кешеләре дә кушылды.

Балалар Шүрәле, Убырлы Карчык, Аждахада һәм Кыш бабай резиденциясендә кунакта булдылар. Программа бик тәмле төшке аш белән тәмамланды, дип хәбәр итә мэрия матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев