Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Пушкин картасы» белән — милли китапханәгә

Мавыктыргыч экскурсия, кызыклы уен һәм чәй табыны... «Пушкин картасы» проекты кысаларында Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре яшь укучыларын бай эчтәлекле чара белән сөендерә.

Билгеле булганча, яңа программа Россия территориясендә 2021 елның сентябреннән гамәлгә кертелгән иде. Шул ук елны аңа Түбән Кама китапханәләр берләшмәсе дә кушылды. Узган ел башыннан исә Кол Гали исемендәге милли китапханә дә катнаша. Шушы вакыт эчендә шәһәрнең педагогика һәм медицина көллиятләрендә белем алучы шактый егет һәм кыз китапханәбезгә кунакка килеп, даими укучыбызга әйләнде. 

«Кол Гали хәзинәсе» дип исемләнгән квестуен кыска вакыт эчендә китап укучылар күңелен яулады. Шартлары болайрак: катнашучылар алып баручыларның биремнәрен үтәп, һәр дөрес җавап өчен алардан хәрефләр ала. Аннан соң аларны бергә җыеп, төп сүзне табарга тиешләр. Ә сораулар төрле өлкәләрне колачлый: республика, туган төбәгебез тарихы, милли гореф-гадәтләр, әдәбият, сәнгать... Нәкъ менә алар халкыбызның иң зур байлыгын — буыннан-буынга күчеп килгән, бәһасе булмаган рухи хәзинәне тәшкил итә дә инде. 

Уен тоташ биремнәрне үтәүгә генә кайтып кала икән, дип уйлый күрмәгез. Китапханәче кызлар катнашучыларга шәһәребез тарихы, аның күренекле шәхесләре, төрле халыкларның традицияләре турында да кызыклы мәгълүматлар бирә. 

Егет-кызларга китапханә фонды белән якыннан танышу мөмкинлеге дә тәкъдим ителә. Ә ул шәһәрдә һәм районда иң байлардан санала — 20 меңнән артык данә. Яздырып ала торган газета-журналлар саны белән дә мактанырлыгы бар китапханәбезнең. Биредә район басмалары — «Ленин нурлары» һәм «Туган як» газеталарының беренче саннарын да табарга мөмкин. Тегелмәләрен күз карасыдай саклыйбыз. «Бу киштәләрдә туган төбәгебез тарихы яши», — дип укучыларыбызга зур горурлык белән сөйлибез.

Бер сәгатьлек чара әнә шулай сизелми үтеп китә. Очрашуыбыз чәй табыны артында тәмамлана. Татар халкы элек-электән кадерле кунагын чәй эчермичә җибәрмәгән.

Айгөл Гәрәева, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев