Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Подъездга керерлек түгел…

Сөембикә урамындагы 72нче йорт, Тынычлык урамындагы 14 нче йорт янындагы чүп үләне баскан бушлыкта Нефтехимиклар паркы төзелгәч, бик шатланган идек. Ялгышканбыз икән…

Футбол мәйданчыгын төзеделәр, ә янында футболчыларга һәм җанатарларга кечкенә булса да бәдрәф төзеп куярга әллә нефтехимикларның акчасы беткән, әллә онытканнар. Шуннан башланды да инде безнең бөтен бәлаларыбыз. 
Көз көне генә Сөембикә урамындагы 72 нче йорт подъездларына ремонт ясап чыктылар. Инде хәзер карарлыгы да калмады. Подъезда – тәмәке исе, сыра шешәләре; лифтлар туалетка әйләнде (кешеләр генә түгел, хәтта этләр дә йомышларын башкара). Кайбер намуссыз бәндәләр өйдә эт асрый, тик этләрен ишегалдына алып чыгарга иренәләр булса кирәк. Йомышлары лифтта… 
Подъездда еш кына янгын чыга. Безнең подъезда яшәүчеләр янгын сүндерүче һөнәрен үзләштереп бетереп баралар инде. «Мусоропровод»ны гына да апрель аенда, мин белгәне, ике тапкыр яндырдылар. Хәтта беркөнне подъезда өч мәртәбә янгын чыкты. 
Реклама кәгазьләре белән подъезд идәне тулы. Почта әрҗәсен бер көн карамасаң, кирәкмәс кәгазь белән тулган була. Аларга да чик куярга вакыттыр бәлки? Еш кына шул кәгазьләргә ут төртәләр. Аннан электр щитларының ишекләре һәрвакыт ачык. Эчендә нәрсә генә юк: тәмәке төпчеге дә, шприцлар да, шәрә чыбыклар да... Бала-чага шунда үрелсә, фаҗигага да ерак калмый. 
28 апрель төнендә электр щитыннан тагын янгын чыкты. Подъезд, фатирлар төтен белән тулды. Яшәүчеләр электрсыз калды. Подъезддагы 36 фатирда электр  приборлары – суыткыч, микроволновка, телевизор эшләмәде, кемнәрдер компьютрсыз да яши алмый торгандыр?.. Янгыннан соң ремонтлауга караганда, видеокамера куйдыру бик кыйбатка төшмәстер дип уйлыйм. 
Мирзанур ШӘЙМОРЗИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев