Пассажир транспортын үзгәрешләр көтә
Республика җитәкчелеге Түбән Камада пассажир автомобиль транспортының маршрут челтәрен, тариф сәясәтен яңадан карауны, пассажирлар агымына анализ ясауны һәм пассажирлар транспорты эшен оештыруның эзлекле системасын булдыруны күздә тоткан транспорт реформасын үткәрүне хуплаган.
Әлеге мәсьәлә түбәнкамалыларның автобусларга бәйле проблемаларны хәл итү өчен күрше шәһәрләрдән пассажир йөртүчеләрне җәлеп итәргә кирәклеге турындагы тәкъдимнәреннән соң күтәрелгән иде. Шулай ук моңа «ПАТП» ҖЧҖнең, шәһәр транспорты буенча муниципаль контрактны үтәү мөмкинлеге булмау сәбәпле, вакытлыча расписание кертү, барлык маршрутлар буенча рейслар санын киметү турында башкарма комитетка җибәргән мөрәҗәгате дә этәргеч биргәндер.
Хәзерге вакытта шәһәр хакимияте әлеге вәзгыятьне контрольдә тота һәм гамәлдән чыгарылган кичке рейсларны кире кайтару мөмкинлеген тапты, диелә муниципаль район башкарма комитетының транспорт бүлеге җавабында. Реформа буенча эш башланган инде, алга таба бу хакта халыкка өстәмә мәгълүмат җиткереләчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев