Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Озак көтелгән вакыйга

36 нчы микрорайонда «Гренада» яшүсмерләр клубына ремонт ясалган. Аңа 35 ел булса да, мондый төзекләндерү эшләре биредә беренче мәртәбә башкарылган.

Клубта тәрәзәләрне, ишекләрне, мебель җиһазларын алыштырганнар. Төзекләндерүдән соң ачу тантанасында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина клубка өстәл уеннары сатып алуга бүләк сертификаты тапшырды. Биредә ике зал бар. Балалар рәсем ясыйлар, әвәләү белән шөгыльләнәләр, бию түгәрәге эшли. Яшүсмерләр клубы республика программасы буенча төзекләндерелгән. Быел Түбән Камада барлыгы дүрт клуб яңартылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев