Онытылмас очрашу
11-12 августта Түбән Кама яшьләре Мәскәү өлкәсендә узган «Йолдызлар яңгыры» дип аталган зур фестивальгә барып кайтканнар.
Ләйсән Әхмәтҗанова һәм Айрат Сәгыйтов эшмәкәрлек, татар теле, ислам дине турындагы мастер-классларда катнашканнар, дизайнер эшләнмәләре ярминкәсендә булганнар. Чарада 100 дән артык кеше катнашкан. Алар өчен спорт чаралары да оештырганнар: яшьләр күңелле стартларда, волейболда, футболда ярышканнар. Мәдәни программа да каралган. Фестивальдә «Ак тирмә» башкорт фольклор ансамбле, «Карт аяк» рок төркеме, диджей Нияз чыгыш ясаган.
А.Сәгыйтов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев