Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Олы Атыда Питрау гөрләде

14 июль көнне, иртәдән төш вакытына кадәр яңгыр явып торса да, бәйрәм башланыр алдыннан болытлар таралды, ялтырап кояш чыкты. Атылылар һәм тирә-як авыллардан Питрау бәйрәмен карарга килгән кунаклар мәйдан тирәсендә бәйрәм башланганын көтәләр иде инде.

Зур хөрмәткә ия авылдашыбыз Валерий Алексеевич Иванов бәйрәм үткәрүне үз өстенә алып, нык булышлык күрсәтте. Кызыл Чапчак авыл җирлеге башлыгы Бәгъдәнур Илдарханов белән депутатыбыз Степан Умнов бәйрәм булачак урынны алдан ук матурлап жиһазландырып куйганнар.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше бүләкләүдән башланды. Быел туган яшь балаларга, беренче сыйныфка укырга баручыларга, быел гына гаилә коручыларга – барысына да бүләкләр тапшырылды. Парлап гомер итүче 80 яшьтән узган хөрмәтле әби-бабайлар да онытылып калмады.
Мәйдан уртасында матур уеннар уйнатучы ике килендәш турында әйтмичә мөмкин тугел. Нина һәм Галина Емельяновалар менә инде ничәмә-ничә еллар дәвамында бәйрәм үзәгендә кайныйлар, матур-матур уеннар оештыралар. 
Татарча көрәш барган урында ир-затларыбыз чиратка басты. Көрәштә җиңгән балаларга кыйммәтле велосипедлар бирелде. Бүләк эленгән баганага Трудовой егете Владислав Матюшкин бик оста үрмәләп, барыбызны да шаккатырды. Захар Болтиковның һәм Алексей Кондратьевның оныклары бик матур чыгыш ясадылар. Макар Кондратьев, Вадим Чачакаев  турникта оста күтәрелделәр. Ә баш батыр булып Түбән Кама егете Илдар Галәветдинов калды.
Казаннан махсус чакрылган артистларыбыз да бар иде бәйрәмдә. Мөнир Рахмаев жырлаганда биемичә түзеп буламыни?! 
Ә Вадим Захаров керәшен җырларын янгыратып, авыл халкын сөендерде. Авылдашыбыз Виталий Сармаев та үзенең матур жырларын бүләк итте. Мәйдан уртасында биеп йөрүче 75 яшьлек Тимофей дәдәй турында да әйтмичә булмый.
Питрау салют белән тәмамланды. Бәйрәмне оештыручыларга, алып баручы Юмаевлар гаиләсенә рәхмәт диясе генә кала. Игелекле, олы жанлы Валерий Алексеевич, сиңа зур рәхмәт! Сезнең кебек ярдәмчел кешеләр Олы Атыга бик кирәк.
Рәхмәт сиңа, якташыбыз,
Тарих битләрендә 
                   калсын эзләрең.
Халкым башын ия 
                       жиргә кадәр,
Рәхмәт әйтеп
                  жылы сүзләрен.

Ирина САДЫЙКОВА. Олы Аты авылы.
Автор фотосы.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X