Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

НТРда – ТЕЛЕМАРАФОН

30 августта, Шәһәр һәм Республика көннәре уңаеннан, НТР медиахолдингы «Түбән Камага – 55 ел» («55 лет Нижнекамску») телемарафоны оештыра.

Онлайн чара студия кунагы, шәһәр мэры Айдар Метшинның бәйрәм котлавы белән башлана. Марафон төрле чараларга бай булачак. Анда йорт ишегалларында уздырылучы бәйрәм чараларыннан туры эфир; җитәкчеләр катнашында видеороликлар; тарихка экскурсия; беренче төзүчеләрнең котлаулары; иҗтимагый Совет, шәһәрнең Мактаулы гражданнары, Аксакаллар шурасы вәкилләре, дин әһелләре чыгышлары; шәһәрнең эре предприятиеләре, социаль оешмалар (ЗАГС, архив, музей, КФҮ) турында видео роликлар; викторина, концерт номерлары һ.б. күрсәтеләчәк. Тапшырулар 16.00 сәгатьтә башлана һәм 4-4,5 сәгать дәвам итә. Шәһәребезның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында күбрәк мәгълүмат туплыйсыгыз килсә, бу көнне НТР-24 каналыннан телемарафонны карагыз.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев