Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Нәтиҗәләр шаккатырган

Прости авылы янындагы чүплекне бетерү эше башланган. Шушы көннәрдә аны геологлар килеп тикшергән. Чүплекнең пычрану дәрәҗәсе Чебоксардан килгән белгечләрне дә шаккатырган.

Резин-техник эшләнмәләр белән 35 гектар җир тулган. Чебоксардан килгән геофизик георадары ярдәме белән пычранган мәйданны тикшерәләр. Установка җирне бораулап керә. Биш көн эчендә башкарылган эш нәтиҗәләре – бер дә куандырырлык түгел. Калдык постыклар агачлар артында да, җир өстендә дә, җир астында да бар. Иске шиннар узган елның октябрь аенда яна башлаган иде. Ут чыганагы тирәндә булганга, айлар буе аны сүндерә алмыйча азапландылар. Нәтиҗәдә, бу экологиянең пычрануына китерде. Кешеләр төтеннән буылды, үзләрен начар хис итте. Мондый хәл кабатланмасын өчен, чүплекне бетерү кирәк. Беренче чиратта чүпнең составын билгеләү өчен биредә геологлар, геофизиклар, геодезистлар эшләячәкләр. Төп эшләр исә киләсе елга планлаштырылган. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X