Нәкъ предприятиеләрдәге кебек
Хәерле җомга киче, дуслар! «Туган як»ның 19 октябрь санында башлаган финанс белемебезне күтәрү эшен дәвам итик. Моны бүгенге көндәге финанс хәлебезне бәяләп караудан башлап җибәрик.
Башта барлык керемнәребезне саныйк. «Барлык» сүзен аеруча ассызыклап үтәсем килә. Керемгә без, гадәттә, хезмәт хакын гына кертеп исәпләргә ияләнгән. Иң күп дигәндә, күчемсез милекне файдалануга биргән өчен алган акчаларны да өстибез. Тик бу керемнәребезнең бер өлеше генә, аны даими керем, дип атыйк. Моннан тыш, даими булмаган керемнәрне дә исәпкә алуыгызны сорыйм. Болар сезнең башка урыннарда эшләүдән кергән өстәмә табышыгыз («шабашка»), милекне һәм кирәкмәгән әйберләрегезне сатудан кергән керемнәр, акчалата бүләкләр, кертемнәр буенча процентлар, дивидендлар һәм башка шулай «читтән кергән» акчалар. Әгәр барысын да исәпли башласак, керемнәребез алай ук аз да түгел икән, шулаймы?
Хәзер чыгымнарны санап карыйк. Монда шулай ук даими һәм даими булмаган чыгымнарны аерып үтик. Коммуналь түләүләр, азык-төлек, транспорт, интернет һәм телевидение, элемтә өчен чыгымнар, балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрткән өчен һәм югары уку йортында укыткан өчен түләүләр даими чыгымнарга керә. Айлык кредит түләүләре дә шул категориягә карый. Медицина хезмәтләре, спортзал абонементлары, күңел ачу өчен түләү, зур әйберләр сатып алу һ.б. даими булмаган чыгымнарга керә. Кием-салым һәм аяк киемнәре сатып алу, әгәр дә ай саен башкарылмый икән, шулай ук монда исәпкә алына.
Уңайлы булсын өчен, еллык керемнәрне (еллык премия, бонуслар, 13 нче хезмәт хакы) һәм еллык чыгымнарны (салымнар, взнослар, сәяхәтләр өчен түләү) аерым санарга мөмкин.
Барлык чыгымнарны исәпләү өчен сезгә чеклар, квитанцияләр, банк мобиль версияләренең СМС-хәбәрләре, шулай ук банк онлайн версияләреннән һәм кушымталарыннан счетлар буенча өземтәләр кирәк булачак.
Исәп эшен айның беренче көненнән башлап, соңгы көненә кадәр яки агымдагы айның 15 еннән алып, киләсе айның 14енә кадәр алып барырга була. Әгәр сез ялланган хезмәткәр икән, һәм керемегезнең төп чыганагы булып хезмәт хакы торса, хезмәт хакын алган көннән башлап, киләсе айның алдагы көнендә тәмамлау уңайлы.
Хәзер балансны китереп карыйк, башкачарак әйткәндә, гади генә математик исәп-хисап ясауга тотыныйк. Моның өчен барлык керемнәр суммасыннан чыгымнар суммасын алыйк. Килеп чыккан сан минус билгесе белән булса, димәк, сез бурычка яшисез. Әгәр бу ике сан тигез булса, сез керемнәрегезнең барысын да агымдагы чыгымнарга тотып бетерәсез, дигән сүз. Әгәр уңай сан чыккан икән, сезне котларга мөмкин: сез дөрес юлда, чөнки ай ахырында акчагыз янда кала бара, һәм сез бу акчаны саклауга куя аласыз.
Хәзер алган мәгълүматларны кулдагы һәм банк счетларында калган акча саны белән чагыштырыгыз. Ин яхшы очракта, бу сумма тәңгәл килергә тиеш. Әгәр дә бу максатка беренче тапкырдан ирешмәгәнсез икән, борчылмагыз, берничә ай дәвамында сез балансны дөрес итеп эшләргә өйрәнәчәксез.
Исәпне көн саен алып барырга кирәк. Озак вакыт дәвамындамы? Бу эш, мәсәлән, көндәлек теш чистарту кебек гадәтләнгән эшкә әверелгәнче. Исәпне таблицада алып баруы җайлы. Моны язма рәвештә аерым дәфтәрдә, компьютерның Microsoft Excel программасында яки бүгенге көндә бик күп булган мобиль кушымталарның берсендә эшләргә мөмкин. Бу сезнең мөмкинлекләрегезгә карый. Иң мөһиме: үзегезгә уңайлысын сайлагыз.
Бюджетыгызга анализ ясау сезгә гаиләгезнең чынбарлыктагы финанс хәлен күрергә, чыгымнарның төп категорияләрен билгеләргә, ягъни акчаларның кая китүен аңларга һәм чыгымнарның нинди категорияләре артканын ачыкларга, гаиләгез бюджетына акча керү мөмкинлекләрен күрсәтергә, файдасызга китүче акчаларны табып, кирәкле юнәлешкә кертеп җибәрергә ярдәм итәчәк, икенче сүзләр белән әйткәндә, акча финанс максатларга ирешү өчен җәлеп ителәчәк һәм, гомумән, бүгенге тормыш шартларында үзегезне ышанычлы хис итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Әгәр дә финанс исәбен алып бармасак, чираттагы хезмәт хакын алырга атна-ун көн калганда, без барлык акчабызны сарыф итеп бетерәчәкбез. Бу очракта без гадәттә нәрсә эшлибез соң? Иң яхшы дигәндә, катгый экономия режимына күчәбез, тагын хезмәт хакына кадәр бурыч ала алабыз яки кредит картасына керәбез; начар дигәндә, микрофинанс оешмасына мөрәҗәгать итәбез. Андый хәлдә калмас өчен, булачак чыгымнарны алынган керемнәр чигендә планлаштырырга кирәк, чыгымнан соң акча калырлык булса – тагын да яхшы. Башкача бу «бюджет төзү» дип атала. Шул ук вакытта бер ай эчендәге чыгымнар планлаштырылганнан артмасын өчен, хәлне контрольдә тоту мөһим.
Керемнәрне һәм чыгымнарны исәпкә алуның, финансларны планлаштыруның һәм акча агымын контрольдә тотуның нигә кирәге бар, гаилә предприятие түгел бит ул, диярсез. Ләкин сез хаклы түгел. Гаиләнең финанс иминлеге нәкъ менә югарыда саналганнарны төгәл үтәүгә бәйле. Әйдәгез, болай килешик: финанс өлкәсендә гаиләгә предприятие буларак карарга кирәк. Ә предприятиенең төп максаты – табыш алу.
Эш шунда ки, әгәр дә без акчаны исәпкә алып бармыйбыз икән, без гаиләдә финанс мәсьәләсен үз агымына куябыз, дигән сүз. Акча кирәкле минимумга тотыла дип уйлыйбыз. Әмма, асылда, алар кирәкмәгән әйберләргә яки чынбарлыкта без булдыра алмаган әйберләргә китә. Бу хәлне көзгеләре булмаган кием кибете белән чагыштырып булыр иде. Без ошаган киемне алып киябез, ләкин ул безгә килешәме-юкмы икәнлеген күрә алмыйбыз. Киемнең безгә ярыймы-юкмы икәнен фаразлый гына алабыз. Чыгымнарыбыз белән дә шул ук хәл: көн саен якын пекарнядан 40 сумга сыер ите салынган өчпочмаклар алып ашарга, кибеткә барган саен, даими рәвештә балага тәм-томнар сатып алырга мөмкинлегебез бармы соң?
Ә инде барысын да исәп-хисап ясап эшләргә өйрәнсәгез, сез аңлы рәвештә куллануга күчәчәксез. Ул сезгә товар җитештерүчеләрнең һәм кибетләрнең хәйләле рекламаларына килеп эләкмәскә ярдәм итәчәк. Тора-бара, сез ул рекламаларга игътибар да итми башлаячаксыз. Башка сүзләр белән әйткәндә, сез финанс карарларын аңлы рәвештә кабул итәргә өйрәнәчәксез, бу сезнең тормыш дәрәҗәсенә һәм сыйфатына турыдан-туры йогынты ясаячак.
Сез, әлбәттә, бу бит бик күңелсез шөгыль дип уйлап куйгансыз. Әмма югарыда язылганарның барысын да төгәл үтәсәгез, сез сизелерлек файда алачаксыз, гаилә бюджетын яхшыртачаксыз һәм алга таба бу шөгыльнең бик мавыктыргыч икәнлегенә төшенерсез. Тик шуны онытмагыз: иң мөһиме – алган белемнәрне тормышта куллану. Бу эшне иртәгәгә калдырмыйча, бүген үк башлагыз, газетаны читкәрәк алып куегыз да, кулыгызга кәгазь, ручка, калькулятор алыгыз, яки компьютерыгызны кабызып, Microsoft Excel программасын ачыгыз, яисә кәрәзле телефоныгызга бюджет алып бару буенча кушымта программасы кертеп, анда керемнәр, чыгымнар таблицасын төзеп куегыз.
Лилия ХӘСӘНОВА, Вашифинансы.рф проектының финанс белемнәре буенча консультанты.
(Дәвамы бар).
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев